1-5 нче сыйныф укучылары катнашында район мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин тормыш дәресе үткәрде. Эчтәлекле бу дәрестә укучылар исәнләшү әдәбе, вакытның кадерен белү, туган телне саклау, әти-әнигә хөрмәт турында әңгәмә кордылар. Эчке матурлыкка басым ясау кирәклеген Илгиз хәзрәт гади генә мисаллар ярдәмендә укучылар күңеленә сеңдерде
6-11 нче сыйныф укучылары катнашында район мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин тормыш дәресе үткәрде. Эчтәлекле бу дәрестә укучылар исәнләшү әдәбе, вакытның кадерен белү, туган телне саклау, интернет челтәрендәге куркынычсызлык турында әңгәмә кордылар. Эчке матурлыкка басым ясау кирәклеген Илгиз хәзрәт гади генә мисаллар ярдәмендә укучылар күңеленә сеңдерде
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында уртанчылар төркеме балалары белән квест-уен аша математик фигуралар белән танышуны дәвам итү.
2021 елның 14 декабренә
2021 елның 13 декабрь 18 сәгатьтән 14 декабрь 18 сәгатькә кадәр
Көнчыгыш Кама аръягы һәм Кама аръягы буенча:
Аязучан болытлы һава.
Төнлә явым-төшемсез.
Көндез урыны белән бераз кар.
Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр.
Төнлә һаваның минималь температурасы -11..-14˚.
Көндез максималь һава температурасы -3..-7˚.
Юлларда бозлавык.
10 декабрь көнне Мәктәптән тыш эшләр үзәге базасында Идел буе федераль округының мәктәп укучылары арасында «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» интеллектуаль уены оештырылды...
Шимбә көнне 11.12.2021 «Мизгел» яшьләр үзәгендә бик кызу дискотека үтте!
2021 елның 13 декабренә
2021 елның 12 декабрь 18 сәгатьтән 13 декабрь 18 сәгатькә кадәр
Алмашынучан болытлы һава.
Күпчелек явым-төшемсез.
Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан секундына 4-9 метр тизлектә.
Минималь һава температурасы төнлә, иртән -12..-15, түбән урыннарда -20.
Көндез максималь һава температурасы -7..-11˚.
Юлларда бозлавык.
9 декабрь Ватан геройлары көнендә балалар бакчасы һәм мәктәп укучылары белән Советлар Союзы Герое Илдар Маннановка багышланган чара узды.
7 декабрь көнне Тат.Бүләр мәктәбенә караган 1 нче төркемгә йөрүче балалар белән “Әкиятләр илендә” темасы астында чара үткәрелде. Максат : Әкиятләр аша балаларның кызыксынуларын арттыру, бала акылы, үсеше өчен әһәмиятле икәнлеген төшендерү булды.
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Тат.Бүләр урта мәктәбе “Без бергә” хәйрия марафонына кушылды