«Нәрсә? Кайда? Кайчан?» интеллектуаль уены оештырылды.

2021 елның 13 декабре, дүшәмбе

10 декабрь көнне Мәктәптән тыш эшләр үзәге базасында  Идел буе федераль округының мәктәп укучылары арасында «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» интеллектуаль уены оештырылды. Уенда Мөслим лицее, гимназия һәм Г.Тукай исемендәге урта мәктәп командалары катнашты.
Турда һәр белем бирү оешмасы командасы составында алты уенчы катнашты. Командаларга 20 сорау тәкъдим ителде.  Аларны җавап бирү өчен предметларны белү генә түгел җитми, ә логик яктан да уйлау кирәк иде.
Җиңүче команда 2022 елның 18 февралендә Казан шәһәрендә Идел буе федераль округы мәктәп укучылары арасында интеллектуаль олимпиаданың региональ этабында Мөслим районы данын яклаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International