ЯҢАЛЫКЛАР


15
гыйнвар, 2022 ел
шимбә

Кыш-елның иң кадерле чоры гына түгел,  бәйрәмнәрнең иң бай чоры. 13 гыйнвар көнне Яңа Карамалы авыл халкы, Иске Яңа ел кичен күңелле һәм тату итеп  каршы алды.

Икенче гыйнвар көнне Зарипова Җәннәт апа– 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул хезмәт ветераны һәм тыл хезмәтчәне. Бу игелекле хатын-кыз өлешенә ач балачак, авыр физик хезмәт туры килде, әмма, шуңа карамастан, ул якты, шат күңелле кеше булып кала, ә тагын авыруларга бирешмәскә тырыша. Җәннәт апаны  юбилее белән Иске Карамалы авыл җирлеге башлыгы Кәримов И. Н., Яңа Карамалы авыл җирлеге мөдире Фарухшина Ф. Ф., Иске Карамалы авыл мәдәният йорты китапханәчесе Мавлиева Г. Ф. котладылар, аларга исәнлек-саулык, озын гомер, туганнары һәм якыннарының мәхәббәтен теләделәр, шулай ук Россия Президенты Владимир Путинның шәхси хатын, район һәм авыл җирлегеннән бүләкләр тапшырдылар.


14
гыйнвар, 2022 ел
җомга

Бакчабызда искечә Яңа елны каршы алдык. Балалар янына кунакка Кыш бабай белән Убырлы килде. Бәйрәм җырлар, биюләр белән үрелеп барды.

Зурлар төркеме балалары белән сузык һәм тартык авазлар төшенчәсен өйрэнү. Авазларны дөрес әйтү өстендэ эш алып бару.

Уртанчылар төркеме балалары саф һавада уйнаганда таудан шуалар.

Зурлар төркеме балалары саф һавада күңелле итеп тау шуалар.

Салым хезмәте мәгълүматы

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары әти-әниләр белән берлектә "Кошлар безнең ярдәмгә мохтаҗ" дигән конкурста катнаштылар. Бу конкурс балаларда  бик зур кызыксыну уятты. Беренчедән, кошларга бу бик зур ярдәм. Икенчедән җәмгыятькә файдалы хезмәт.

Мөслим лицееның 10нчы сыйныф укучысы Ханова Гөлия һәм 11нче сыйныф укучысы Әминова Алинә- химия буенча «Олимпка юл» республика олимпиадасын призёрлары

Кряш Шуран авыл мәдәният йортында Иске Яңа ел бәйрәменә багышланган «Саубул Иске Яңа ел!» дип исемләнгән чара узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International