Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары әти-әниләр белән берлектә "Кошлар безнең ярдәмгә мохтаҗ" дигән конкурста катнаштылар. Бу конкурс балаларда бик зур кызыксыну уятты. Беренчедән, кошларга бу бик зур ярдәм. Икенчедән җәмгыятькә файдалы хезмәт.