Михайловка урта мәктәбенең 5-6 нчы сыйныф укучылары "Посланники ЦУР" республика программасы буенча үткәрелгән "Дөньяда иң әһәмиятле дәрес" дигән чарада катнаштылар.
Мөслим гимназиясе 5-6 нчы сыйныф укучылары "Посланники ЦУР" республика программасы буенча үткәрелгән "Дөньяда иң әһәмиятле дәрес" дигән чарада катнаштылар. Җәяү ерак юлны үтеп мәктәпкә бару, ачлык, су җитмәү, планетабызны пластиктан арындыру кебек проблемаларны күтәргән чара укучыларыбызны уйланырга мәҗбүр иткәндер. Әлеге программа буенча конкурста катнашу, үзеңнең проектыңны тәкъдим итү мөмкинлеге дә бар.
Икенче кечкенәләр төркеме балалары һәм әти-әниләренең бердәм эшчәнлек нәтиҗәсе - шәҗәрә агачы. "Минем гаиләм" проекты кысаларында уздырылган "Шәҗәрә агачы" конкурсында гаиләләр иҗади якын килеп, проект эшчәнлеген тулыландырды.
20.01.2012 15.00 сәгатьтә сыйныф җитәкчеләре һәм ата-аналар өчен «Помощь классного руководителя в период повышенной стрессовой нагрузки и при наличии постстрессовых реакций у детей" темасына "К-Р сәгате" дигән темага лекторий оештырылды. сылтамасы: https://www.youtube.com/channel/UCxfQ_Bdr-16icIrL2EE8BtA Спикер: Лушпаева И. и., К(П)ФУның психология һәм мәгариф институтының педагогик психология кафедрасы доценты, ТР мәгариф системасында баш штаттан тыш эксперт-психолог. 13 сыйныф җитәкчесе һәм 24 ата-ана катнашты
5-6 нчы сыйныф укучылары "ЦУР илчеләре" республика программасы кысаларында "Дөньяда иң төп дәрес" темасына лекция карауда катнаштылар. Лекция zoom программасында дистанцион форматта оештырылды
Инглиз теле атналыгы. 7-8 нче сыйныфларда "Үз уеның" дигән интеллектуаль викторина үткәрелде. Аның максаты-укучыларның танып-белү активлыгын һәм кызыксынуларын үстерү иде
6 нчы сыйныф укучылары, аларның сыйныф җитәкчесе Гайров И.З., педагог-оештыручы Вәлиева Г.А. "Мизгел" яшьләр үзәгендә оештырылган "Без - волонтерлар" челленджында җиңүчеләрне котлау тантанасында катнаштылар
Кәримовлар гаиләсе #гаилә утары, ТРның Ата-ана Советы тарафыннан оештырылган акциягә кушылды. Кәримов Илназ, 8 нче сыйныф укучысы. Безнең гаилә авыл җирлегендә яши. Безнең гаиләдә нибары 5 кеше. Минем әти Илнур Нәгыйм улы - Иске Карамалы авыл җирлеге башлыгы. Әни Кубәк урта мәктәбендә инглиз теле завуч һәм укытучысы булып эшли. Энем Илгизәр 11 сыйныфны тәмамлап, укуын дәвам итә. Абыйлы-энеле Нурислам 1 нче сыйныфта укый. Ә мин - сигезенчедә. Без табигатьтә ял итәргә, кышкы балык тотарга яратабыз. Безнең гаилә - иҗади. Әти белән әни - мәдәни-массакүләм чараларда актив катнашучылар. Алар "Замандаш" театры спектакльләрендә төп рольләрне башкаручылар булып тора. Илгизәр КВН клубында уйный. Ә мин - гитарада, саксафонда уйныйм. Курайда мине әти уйнарга өйрәтте. Безгә зур тату гаилә туплау кызык. Якын дусларга безнең уңай һәм актив тормыш рәвеше бик ошый.
Мәктәбебезнең «Юнармия» хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте отряды Ханнанов Ф.Г. җитәкчелегендә Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчылар истәлегенә куелган һәйкәл тирәсен кардан чистарттылар