Мөслим гимназиясе 5-6 нчы сыйныф укучылары "Посланники ЦУР" республика программасы буенча үткәрелгән "Дөньяда иң әһәмиятле дәрес" дигән чарада катнаштылар. Җәяү ерак юлны үтеп мәктәпкә бару, ачлык, су җитмәү, планетабызны пластиктан арындыру кебек проблемаларны күтәргән чара укучыларыбызны уйланырга мәҗбүр иткәндер. Әлеге программа буенча конкурста катнашу, үзеңнең проектыңны тәкъдим итү мөмкинлеге дә бар.