Михайловка урта мәктәбендә Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итү көненә багышланган "Блокадалы икмәк» дигән хәтер дәресе узды. Габидуллина Л.З. блокадалы Ленинградның символы, күп кенә кешеләрне ачлыктан коткарган 125 грамм ипи кисәге турында сөйләде, икмәк карточкаларының үрнәкләрен күрсәтте, аннан соң блокадалы Ленинградта яшәүчеләрнең хикәяләре нигезендә әзерләнгән видеоролик карады.
Уртанчылар төркеме балалары рәсем ясарга бик яраталар. Рәсем дәресендә "Аквариумдагы балыклар" дигән темага бөтен көчләрен куеп тырышып ясадылар. Формаларны, төсләрне кабатладылар.
Мәктәпкә әзерлек төркеме. Балаларга белем бирү процессында интерактив өстәл үзенен күп төрле фукнцияләре белән нәтиҗәле эшләр күрсәтә. Бала төс, формаларны аера белергә өйрәнә, шулай ук уеннар аша баланың логик фикерләве, хәтере яхшыра, игьтибары арта һәм кул моторикасына яхшы йогынты ясый.
Икенче кечкенәләр төркеме балалары "Су һәм аның үзлекләрен өйрәнү" проекты кысаларында, "Су яшәү чыганагы" темасы астында тәрәз төбендә бакча булдырдылар. Орлык утырту адымнарын күзәтеп, көндәлек су сибү шартын өйрәнделәр. Уңышны көтеп калабыз.
Хөрмәтле гражданнар!
«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ мәгълүматлары буенча, 29 гыйнварда Татарстан Республикасында куркыныч һәм начар метеорологик күренешләр көтелми:
1. Татарстан Республикасы буенча метеорологик хәлнең 2022 елның 29 гыйнварына фаразы:
Болытлы. Явым-төшемсез. Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 4-9 метр тизлектә, төнлә һаваның минималь температурасы -10..-15, аязган вакытта -20. Көндез максималь һава температурасы -7..-12˚. Юлларда бозлавык.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.
Рус Шуган төп гомуми белем бирү мәктәбенең 7-8 сыйныф укучылары өчен «Блокада икмәге» дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрелде.
Мөслим гимназиясендә 9 нчы сыйныфларда ОГЭга әзерлек буенча ата-аналар җыелышы узды.
Мөслим гимназиясе 8 нче а сыйныфы укучысы Сайфуллин Рушанны, 7 нче а сыйныфы укучысы Хатипова Ралинаны, җитәкчеләре Динар Данирович, Дамир Гайнетдиновичны уңышлары - Республикакүләм физкультура буенча олимпиадада призлы урыннары белән котлыйбыз! Афәрин, булдыргансыз!