Михайловка урта мәктәбендә Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итү көненә багышланган "Блокадалы икмәк» дигән хәтер дәресе узды. Габидуллина Л.З. блокадалы Ленинградның символы, күп кенә кешеләрне ачлыктан коткарган 125 грамм ипи кисәге турында сөйләде, икмәк карточкаларының үрнәкләрен күрсәтте, аннан соң блокадалы Ленинградта яшәүчеләрнең хикәяләре нигезендә әзерләнгән видеоролик карады.