ЯҢАЛЫКЛАР


10
февраль, 2022 ел
пәнҗешәмбе
4 нче февральда "Мизгел" яшьләр узәгендә булып узган "Ачык ишекләр" көнендә районыбыз хакимиятенең музыкантлар - вокаль-инструменталь төркемнәр өчен зур бүләген - өр-яңа заманча музыка уен коралларына презентация булды
2 нче сыйныф укучылары симметрияле монотипия техникасында рәсем ясадылар

 Краснояр авыл клбуында "Цифрлаштыру һәм аның җәмгыятьтәге роле"исемле әңгәмә узды.

2022 елның 4 - 7 февралендә Саратов шәһәрендә, "Бадминтон үзәге" ФК базасында бадминтон буенча "Бәллүр волан" Бөтенроссия яшүсмерләр һәм яшүсмерләр ярышлары узды.  

Рус Шуган авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән герой-антифашистлар турында әңгәмә үткәрделәр. Аларга аларның батырлыгы турында сөйләделәр.

Кооператив  урамы ишегалдында Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йорты үзешчәннәре “Урам моңнары” дип исемләнгән концерт программасын тэкъдим ителләр.

"Мөслим егете, Мөслим кызы" проекты кысаларында Михайловка урта мәктәбенең 5 нче сыйныфында "Россиядә фән көне" дигән темага дәрес үтте. Укучылар фән үсешенә өлеш керткән галимнәр һәм аларның ачышлары белән  таныштылар.

Актив гражданлык позициясе тәрбияләү һәм патриотизм, хокукый белем бирү, укучыларның илнең дәүләт төзелеше турында белемнәрен тирәнәйтү һәм аларның иҗади активлыгын арттыру максатыннан Михайловка урта мәктәбендә тарих укытучысы Әюпова Ф .Р. тарафыннан «Мин - Россия гражданины» дигән Парламент дәресе үткәрелде.


9
февраль, 2022 ел
чәршәмбе

Икенче кечкенәләр төркеме балалары саф һавада зурларның хезмәтен кечкенә җилкәләрендә сынады. Балалар табигатьтә хезмәт кораллары, аларның әһәмияте белән танышып, эшләп тә карадылар.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International