Өр-яңа заманча музыка уен коралларына презентация

2022 елның 10 феврале, пәнҗешәмбе

2021 нче елда Мөслим балалар сәнгать мәктәбендә оешкан "МИрас" @muslum_via төркеме (җитәкчеләре Рәйсә Харисова, Гөлназ Юсупова) үзен танытып килә. Төркемебездә сәләтле, тырыш, моңнары ташып торучы ут егетләребез һәм сылу кызларыбыз төрле уен коралларында уйнап, төрле жанрдагы җырлар башкара:

Бәрмә уен коралларында (барабанная установка) - Вильданов Шамиль

Бас гитара - Нургалиев Нияз @nurgalievni

Электрогитара - Хафизова Эльвина @elvina_matyrumka

Акустик гитара - Илвир Габдрахманов @ilvir_gabdrahmanov

Электрогитара - Илназ Морзаханов @m_u_r_z_a_k_h_a_n

Җырчыларыбыз - Сабина Идиятуллина @_sabiiinkaa, Рената Харитонова @renata21.11

Әлеге укучылар барысы да сәнгать мәктәбендә белем алалар. 4 нче февральда "Мизгел" яшьләр узәгендә булып узган "Ачык ишекләр" көнендә районыбыз хакимиятенең музыкантлар - вокаль-инструменталь төркемнәр өчен зур бүләген - өр-яңа заманча махсус уен коралларына презентация булды. Шул форсаттан файдаланып, җитәкчелеккә @albert.r.khuzin ЗУР РӘХМӘТЛӘРЕБЕЗНЕ җиткерәбез, алга таба үзебезнең репертуарларыбыз белән район халкын сөендереп һәм алмаш буыннан яңа төркем оештырып булган сәләтләребезне, киңәшләребезне, тәҗрибәләребезне мирас итеп дәвам итәрбез дип ышандырып калабыз.

Шулай ук бу көнне сәнгать мәктәбе укытучылары мастер-класслар да күрсәтте. Тынлы уен кораллары бүлеге укытучысы Рунар Шәяхмәтов курайда уйнау серләре буенча мастер-класс күрсәтте. Укучысы Язилә Кыямова тамашачылар өчен тальянда уйнап күрсәтте.

Укучы балаларны, яшьүсмерләрне, профессиональ белем алырга теләүчеләрне укырга көтеп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International