ЯҢАЛЫКЛАР


16
февраль, 2022 ел
чәршәмбе

Патриотизм хисе, Ватанга мәхәббәт, илнең үткәненә хөрмәт, башка халыкларга кардәшлек тәрбияләү максатыннан Михайловка урта мәктәбендә Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгару көненә багышланган Батырлык дәресләре үткәрелде. Бу көнне балалар Әфган сугышы һәм әлеге сугыш нәтиҗәләре турында күп мәгълүмат белделәр, солдатларның батырлыгы, бүләкләре турында үзләре әзерләп чыгыш ясадылар.

Бүген мәктәпнең юнармиячеләре Совет гаскәрләренең Әфган җиреннән чыгарылуның 33 еллыгына багышланган митингта катнаштылар. Митинг Камалов И.Т. каберенә венок салу белән тәмамланды

 

14 февраль - Халыкара китап бүләк итү көне. Күбәк урта мәктәбенең 2 сыйныф укучылары Иске Карамалы мәдәният йортында кунакта булдылар, китапның белем бирүче, киңәшче, өйрәтүче, ял иттерүче , күңел ачучы чын дус икәнен расладылар һәм әлбәттә, бүләккә китап кабул итеп алдылар

15 февраль ватанпәрвәр –шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан, балалар белән үткәрелгән әнгәмәләрдә шагыйрьнең иҗаты һәм аның балаларга язылган әкият шигырьләр турында сөйләштеләр

 

15 нче февраль - Рәсәйдә сугышчы интернационалистларны искә алу көне. Шушы көн кысаларында ата-аналар комитеты рәисе Биктимерова Ә.Г. 7-11 нче сыйныф укучылары белән локаль сугышларда катнашкан якташларга багышланган "Ил кушканны үтәп..." дигән интерактив викторина үткәрде. Викторинада Әфганстан, Төньяк Кавказ вакыйгалары, аларда катнашкан райондашлар, авылдашлар турындагы сораулар бар иде

"Офык" мәктәптән тыш эшләр үзәгендә "Искиткеч әйдаман" республика конкурсының муниципаль этабы узды. Бу конкурста 8 нче сыйныф укучысы Низамова А.А. катнашып, 2 нче урынга лаек булды. Адиләне уңышы белән котлыйбыз. Җит. Вәлиева Г.А.

Бүген, 16 февраль көнне  Яр Чаллы шәһәрендә пенсионерлар арасында шахмат һәм шашка уеннары буенча төбәк  темпо-турниры узды. 

 Мөслим лицееның 8б сыйныфы укучысы Шакирова Алинә һәм 10 нчы сыйныф укучысы Сабирова Алинә - геология буенча республика олимпиадасы призёрлары

Красанояр авыл клубында йортында әфганчылар белән очрашу кичәсе булып узды.

Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә:

сәгать 20дән башлана. 16 февральдә 10 сәгатькә кадәр. 17 февраль 2022 ел.

Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 17 февралендә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International