Шахмат һәм шашка буенча Яр Чаллыда үткән турнирда безнең район командасы икенче урынны яулады

2022 елның 16 феврале, чәршәмбе

Бүген, 16 февраль көнне  Яр Чаллы шәһәрендә пенсионерлар арасында шахмат һәм шашка уеннары буенча төбәк  темпо-турниры узды.  Безнең район данын яклап, әлеге ярышларда 4 райондашыбыз катнашты  һәм II урынга лаек булдылар. 
Ярыш нәтиҗәләре буенча безнең Мөслим командасыннан шәхси беренчелектә шахмат буенча ир-атлар арасында: 
3 урынны - Хамматуллин Наил яулады; 
Хатын-кызлар арасында:
3 урында - Нуриева Луиза. 
Шашка уеннарында ир-атлар арасында 
3 урын- Гараев Данис. 
Хатын-кызлар арасында: 
2 урынга - Хасаншина Рамзия лаек булды. 
Ярышта катнашып Мөслимебезнең данын яклап кайтучы райндашларыбызга рәхмәтебезне белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International