Тат.Бүләр урта мәктәбенең китапханәчесе Исламова С.Г. 4 нче сыйныф укучылары белән “ Китап-канатлы ул” дигән әдәби иртә үткәрде.Укучыларга класстан тыш уку өчен мавыктыргыч китаплар тәкъдим ителде.
11 нче март көнне Тат.Бүләр урта мәктәбенең 1-4 нче сыйныф укучылары арасында “ Башваткыч илендә “ дип исемләнгән иртә үткәрелде. Укучылар командаларга бүленеп ярыштылар.Ярыш вакытында табышмаклар, кроссвордлар чиштеләр.
З.Басыйрова исемендәге райн мәдәният йортында “Созвездие-Йолдызлык” фестивале узды “ Созвездие –Йолдызлык” фестивале талантлы балаларның иҗади үсеше өчен уникаль мәйданчык, Татарстан титулы брендларының берсе булган проект.Биредә барысы да талантка һәм иҗатка багышланган, иҗади, тырыш укытучыларыбыз һәм әти-әниләребез, балалар үз талантлары күрсәтә һәм үстерә.“ Созведие- Йолдызлык -2022” фестивалендә “ Бөтерчек” кызлар бию ансамбле “ Их яшь чаклар “ һәм заманча бию белән катнашып 3 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр. Кызларны бу җиңүләре белән котлыйбыз.
Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә:
сәгать 00нан башлана. 08 сәгатькә кадәр. 2022 елның 13 марты
Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 13 мартында төнлә һәм иртән урыны белән һава температурасының 25 градуска кадәр төшүе көтелә..-27˚.
Бәкәбез авыл клубында, 8 март-халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты узды “ Ягез әле кызлар”.
Яңа Усы мәдәният йортында, китапханә белән берлектә,"8 март-Халыкара хатын-кызлар көне" уңаеннан "Җырлыйк әле-караоке" кичәсе узды.
8 Март бәйрәме-хатын-кызларга мәхәббәт һәм соклану бәйрәме.
Салым хезмәте мәгълүматы