З.Басыйрова исемендәге райн мәдәният йортында “Созвездие-Йолдызлык” фестивале узды “ Созвездие –Йолдызлык” фестивале талантлы балаларның иҗади үсеше өчен уникаль мәйданчык, Татарстан титулы брендларының берсе булган проект.Биредә барысы да талантка һәм иҗатка багышланган, иҗади, тырыш укытучыларыбыз һәм әти-әниләребез, балалар үз талантлары күрсәтә һәм үстерә.“ Созведие- Йолдызлык -2022” фестивалендә “ Бөтерчек” кызлар бию ансамбле “ Их яшь чаклар “ һәм заманча бию белән катнашып 3 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр. Кызларны бу җиңүләре белән котлыйбыз.