ЯҢАЛЫКЛАР


22
март, 2022 ел
сишәмбе

Метрәй авылы китапханәчесе “Йортларга – китап нуры!” акциясе кысаларында авылдашыбыз – беренче группа инвалиды Харисов Рәис Хатип улының өенә барып, аны яңа газета – журналлар һәм район яңалыклары белән таныштырып, өйдә уку өчен әдәби китаплар калдырып  кайтты.

18 март көнне «Мөслим егете, Мөслим кызы» проекты кысаларында балалар сәнгать мәктәбенә Мөслим лицееның 2 сыйныф укучылары әти-әниләре белән чакырылды

19 нчы март көнне  Казан шәһәрендә уздырылган Т.Миңнуллин исемендәге IX Республика Конференциясендә 10 нчы сыйныф укучысы Шайгарданов Г дипломант исеменә лаек булды.

Тэги: РТ Мөслим районы МББҮ "Тат.Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбе"

18 нче март көнне Тат.Бүләр мәктәбендә тарих атналыгы кысаларында 6 һәм 7 нче сыйныф укучылары арасында “ Своя игра” дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрелде. Укучылар борынгы заман тарихы буенча белемнәрен сынаштылар. Ярышта 7 нче сыйныф укучылары җиңеп чыкты.

Тэги: РТ Мөслим районы МББҮ "Тат.Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбе"

18 нче март көнне  Тат.Бүләр мәктәбенең 3 һәм 4 нче сыйныф укучылары  Мөслим районында балалар өчен юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалау буенча “Кызыл, сары, яшел” агитбригадалар конкурсының "Заман белән бергә" номинациясендә җиңүче  булдылар.Укучыларны җиңүләре белән котлыйбыз.

Тэги: РТ Мөслим районы МББҮ "Тат.Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбе"

16 нчы март көнне  Тат.Бүләр мәктәбендә Мари Бүләр укучылары белән дусларча очрашу булды.Очрашу хөрмәтенә укучылар волейбол уйнадылар.

Тэги: РТ Мөслим районы МББҮ "Тат.Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбе"

15 нче март көнне  Мари Бүләр төп мәктәбендә үткәрелгән семинарда  татар теле һәм әдәбияты укытучылары Зиннатуллина Т.М.һәм Мәхмүтова Э.С. катнашты.

Тэги: РТ Мөслим районы МББҮ "Тат.Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбе"

21
март, 2022 ел
дүшәмбе

Михайловка урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Садыкова Эльвина "Пушкин укулары"Ачык Бөтенроссия иҗади конкурсында җиңүче булды. Җитәкчесе Макарова Ольга Николаевна.

Михайловка урта мәктәбенең яшь хәрәкәт инспекторлары отряды Мөслим районында балалар өчен юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалау буенча "Кызыл,сары,яшел" агитбригадаларының район конкурсында актив катнашты.

Кичә, 20 март көнне Яр Чаллы шәһәрендә волейбол буенча "Динамо" ФСО кубогына  барган яшьләр арасында кичке лига уены тәмамланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International