«Мөслим егете, Мөслим кызы» проекты

2022 елның 22 марты, сишәмбе
18 март көнне «Мөслим егете, Мөслим кызы» проекты кысаларында балалар сәнгать мәктәбенә Мөслим лицееның 2 сыйныф укучылары әти-әниләре белән чакырылды. Кунаклар мәктәп белән таныштылар, һәр бүлекнең эшен карадылар. Актлар залында алар өчен концерт әзерләнгән иде. Фортепиано һәм тынлы уен кораллары бүлеге укучылары төрле формадагы һәм жанрдагы әсәрләрне башкардылар, төрле музыка уен кораллары тәкъдим ителде. Барысы да мәктәптә тудырылган мөмкинлекләр, яңа инструментлар һәм Мөслим балалар сәнгать мәктәбе укучыларының чыгышлары белән сокландырдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International