Шуганка авылы китапханәсе мәктәп белән берлектә “Наркотикларсыз тормыш” айлыгы кысаларында “Сәламәтлек утравына сәяхәт” дип исемләнгән телдән журнал үткәрде.
Көзге каникул дәвамында чыгарылыш сыйныф укучыларын дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләү буенча чаралар үткәрелде. 9 нчы сыйныф укучыларының 75%ы, 11 нчеләрнең 55%ы Казан шәһәре " Мәгариф өлкәсендә хезмәт күрсәтү үзәге” белгечләре тарафыннан имтихан кабул итү пункты – Мөслим лицее базасында рус теле һәм математика фәннәреннән үткәрелгән диагностик тестлаштыруда катнаштылар.