Көзге каникул дәвамында чыгарылыш сыйныф укучыларын дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләү буенча чаралар үткәрелде. 9 нчы сыйныф укучыларының 75%ы, 11 нчеләрнең 55%ы Казан шәһәре " Мәгариф өлкәсендә хезмәт күрсәтү үзәге” белгечләре тарафыннан имтихан кабул итү пункты – Мөслим лицее базасында рус теле һәм математика фәннәреннән үткәрелгән диагностик тестлаштыруда катнаштылар.
Тестлаштыруда катнашучылар өчен Республика белем сыйфатын мониторинглау үзәге белгечләре тарафыннан математикадан укыту-өйрәтү семинары оештырылды.
Шулай ук Мөслим лицее базасында чыгарылыш сыйныф укучыларын имтиханнарга әзерләү буенча муниципаль ресурс үзәге эшләде. Тьюторлар Л.И. Халиуллина, В.Ф. Сәрвәрова, Л.И. Галимова, А.З. Шәвәлиева рус теле һәм математикадан укыту-өйрәтү семинарлары үткәрделәр.
Мәктәпләр базасында расписание нигезендә консультацияләр һәм физика, җәмгыять белеме фәннәреннән сынап карау имтиханнары үтте.
Әзерлек чаралары дәвам итә: 15 һәм 22 нче ноябрь көннәрендә 9 нчы сыйныф укучылары өчен бланкларда республика тестлаштыруы, 20 нче ноябрьдә 11 нче сыйныф укучылары өчен рус әдәбиятыннан сынап карау сочинениесе яздыру планлаштырыла.