ЯҢАЛЫКЛАР


20
февраль, 2015 ел
җомга
«Русский медвежонок – языкознание для всех»  халыкара  конкурсында  Мөслим районыннан 527 укучы катнашты.
 
Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чаралар кысаларында 20 нче февраль көнне район мәдәният йорты узешчәннәре .Яңа Карамалы авылында  гөмер итүче тыл ветераны Ходжанов Зияд Ходжан улы белэн очрашуда булып кайттылар.

 21 февраль Туган тел көне дип игълан ителгән. Шушы уңайдан Шуганка авылы китапханәчесе төп белем бирү мәктәбендә “Туган телем – иркә гөлем” исемле шаяннар тапкырлар мәҗлесе үткәрде.

Октябрь авылы китапханәсендә Муса Җәлилне искә алу көне уңаеннан һәм Җиңүнең 70 еллыгына багышлап "Өзелгән җыр эзеннән" дип исемләнгән әдәби кичә үтте. Китапханәче шыгыйрьнең китапларыннан,  журналлардан китап күргәзмәсе оештырды. "Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә һәм үләргә кыю ир булып" дип исемләнгән презентация күрсәтте.
Елгабаш авылы китапханәчесе тыл һәм хезмәт ветераны  Сәкинә Әмир кызы белән очрашты. Китапханәче ветеранны китапханәгә кайткан яңа китаплар белән таныштырды.
Баек авыл китапхансендә Бөек Ватан сугышы ветераны Гусманов Салих Гусман улы белән очрашу булды. Ул балаларга авыр сугыш еллары, сугыштан соң булган истәлекләре белән уртаклашты.
Татарстан Республикасы юстиция министрлыгының вәкилләре белән очрашу

19
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
КЧС и ПБ утырышы уздырылды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International