Бүген, Мөслим муниципаль район Советы утырышы залында районның, хокук бозуларны профилактикалау буенча штаттан тыш ведомость ара комиссиясе утырышы булып узды.
Утырышта шулай ук, Мөслим районы прокуроры ярдәмчесе Илшат Багавиев, Мөслим муниципаль районының Җәмәгать советы рәисе Моряк Юсупов, районның, хокук бозуларны профилактикалау буенча штаттан тыш ведомость ара комиссиясе әгъзаләре катнашты.
Утырыш эшен комиссия рәисе – район башлыгы киңәшчесе Рәшит Кирамов алып барды. Көн тәртибенә 2 мәсьәлә куелды.
Мөслим районында таксилар эшчәнлегенә кагылышлы закон таләпләре белән Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Айнур Хайрутдинов таныштырды.
Мөслим муниципаль районында ирекле халык дружинасы белән берлектә җәмәгать тәртибен саклауның эшчәнлеген оештыруда башкарылган эшләр турында Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы буенча бүлек җитәкчесе урынбасары Ильмир Гильмутьяновның чыгышы тыңланылды.
Көн тәртибенә кергән, Түбән Табын һәм Михайловка авыл җирлекләрендәге ирекле халык дружинасы белән берлектә җәмәгать тәртибен саклауның эшчәнлеген оештыру мәсьәләләредә комиссия утырышында каралып узды.