Мәктәптән тыш эшләр үзәге тарафыннан 2015 елның 27 февралендә “Мизгел” яшьләр үзәгендә “Бөек Ватан сугышы тарихы елъязмалары” дип аталган республика конкурсының район туры уздырылды. “Без - Бөек Ватан сугышы тарихын белүчеләр”дигән исем астында оештырылган бу ярышта Мөслим үзәгендәге мәктәпләр катнашты.
Елгабаш авылы китапханәсендә "Халкым җәүһәрләре" исем астында ветеранннар клубы белән мөнәҗәтләр кичәсе узды. Кичәдә ветераннар мөнәҗәтләр, үзләре язган бәетләрне укыдылар һәм җырладылар. Кичә чәй өстәле артында дәвам итте.
2 мартта "Һәр өлкәнгә - рухи нур" акциясе кысаларында Олы Чакмак авыл китапханәчесе хезмәт ветераннары Зәйтүнә һәм Шаехҗан Салихҗановлар өенә барып китапханәгә яңа кайткан китаплар белән таныштырды.