Интеллектуаль ярыш

2015 елның 3 марты, сишәмбе

Мәктәптән тыш эшләр үзәге тарафыннан 2015 елның 27 февралендә “Мизгел” яшьләр үзәгендә “Бөек Ватан сугышы тарихы елъязмалары”  дип аталган республика конкурсының район туры уздырылды. “Без  - Бөек Ватан сугышы тарихын белүчеләр”дигән исем астында оештырылган бу ярышта Мөслим үзәгендәге мәктәпләр катнашты.

 Бәйгенең нәтиҗәләре түбәндәгечә булды:

1 урында Мөслим урта мәктәбенең “Убойная сила” командасы,

2 урынны лицейларның “Умники” командасы, гимназиялеләрнең “Жуковцы” командасы 3 урынны яуладылар.

Җиңүче команда язгы каникул вакытында республика турында катнашачак.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International