Яңа Усы авылы китапханәчесе “Һәр өлкәнгә – рухи нур” исеме астында узган акция кысаларында тыл ветераннарының өйләрендә булды. Николаева Антонида, Кондратьева Гөлбистан, Акмалова Агнисаларны кайткан яңа китаплар, газета-журналлар белән таныштырды. Аларны үткән 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрикләде, аларга сәламәтлек, тыныч картлык теләде.
5 нче мартта районның 4 нче сыйныф укучылары математикадан тест эшләделәр. Нәтиҗәләре билгеле булды:
Район буенча уртача билге – 3,87(«2» - 15, «3» - 53, «4» - 74, «5» - 56).Өлгереш – 92,4%,сыйфат өлгереше – 66%.