10-11 нче март көнне Мөслим гимназиясе базасында мәктәп җитәкчеләре өчен “Укыту процессын норматив-хокукый яктан тәэмин итү” дигән темага семинар-уку үткәрелде. Укытуны икътисад, идарә, хокук институтының Бөгелмә шәһәре филиалы белгечләре оештырдылар. Җитәкчеләргә мәктәп уставларын төзү буенча киңәшләр, мәктәптә укыту процессын норматив-хокукый яктан тәэмин итү буенча күпсанлы сорауларына җаваплар бирелде.