ЯҢАЛЫКЛАР


23
март, 2015 ел
дүшәмбе

18 март көнне Әлмәт шәһәренең Риза Фәхретдин исемендәге татар гимназиясендә “Илһам” Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең икенче этабы узды. Сайлау турыннан узган  Тойгелде гомуми белем бирү мәктәбеннән  Алия Шәйхетдинова, Тат. Бүләр гомуми белем бирү мәктәбеннән Алисә Вәҗетдинова, Мөслим гимназиясеннән Илүзә Кашапова һәм Нәзилә Сәрварова уңышлы чыгыш ясадылар. Мәртәбәле жюри укучыларның эшен югары бәяләде.

 
"Һәр өлкәнгә - рухи нур" акциясе кысаларында Тат.Бүләр авылы китапханәчесе хезмәт һәм тыл ветераны Фаздалова Нәгыймә апаның өенә барып яңа китаплар, газета-журналлар  белән таныштырды.
19 март  көнне Мөслим гимназиясенең спортзалында  2000-2001 елгы балалар арасында бик тә мавыктыргыч “Президент уеннары” ярышлары үтте.
 
21 март көнне Кр.Шуран мәдәният йортында яшьләр белән "Нәүрүз" бәйрәме үтте. Авыл яшьләре уен-бәйгедә актив катнаштылар һәм катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

21
март, 2015 ел
шимбә
20 нче март көнне район мәдәният йортында Михайловка авыл җирлеге узешчәннәренең Бөек Җиңунең 70 еллыгына багышланган концерты узды.
19 нче март көнне район мәдәният йортында Тойгельде  авыл җирлеге узешчәннәренең Бөек Җиңунең 70 еллыгына багышланган концерты узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International