19 март көнне Мөслим гимназиясенең спортзалында 2000-2001 елгы балалар арасында бик тә мавыктыргыч “Президент уеннары” ярышлары үтте. Әлеге ярышта район үзәгендә урнашкан мәктәплэр командалары катнашты. Бер командада 20 бала (10 кыз, 10 малай) чыгыш ясады. Укучылар спортның биш төре буенча - стритбол, катнаш волейбол, җиңел атлетика, винтовкадан ату, йөзү буенча көч сынаштылар, . Гомуми зачёт буенча җиңүче дип Мөслим гимназиясы командасы, тренерлары Саедгалиев И.Н. Шайхетдинов Д.Г.. табылды. . Икенче урында Мөслим урта мәктәбе командасы, тренерлары Айгельдин Э.М, өченчедә – Мөслим лицее командасы, тренерлары Арсланов Фасыл, Исламов Айдар. Муниципаль этапта җиңгән Мөслим гимназиясы командасы Республика зона ярышларында район данын яклап көрәшәчәк.