16 нчы апрель көнне Яңа Карамалы авылы балалар бакчасында клуб мөдире белән берлектә" Хуш киләсез, канатлы дусларыбыз!" исемле уен-викторина үтте. Кичәдә балалар кошлар турында белемнәрен тирәнәйттеләр, тапкырлыкта, зирәклектә көч сынаштылар. Ахырда кошлар турында "Кошлар - безнең дуслар" дигән презентация күрсәтелде.