Мөслим “Кояшкай” балалар бакчасында апрель аенда “Рус теле” айлыгы бара. Айлык кысаларында балалар бакчасында төрле бәйгеләр уза. Мәсәлән, балалар рус телендә сәнгатьле итеп шигырьләр сөйлиләр, җырлар җырлыйлар һәм әкиятләрне сәхнәләштереп куялар. Тәрбияче Г.М.Тухбагалиева һәм рус теле тәрбиячесе И.Х.Хисамиева җитәкчелегендә зурлар төркеме балалары “Шалкан” әкиятен сәхнәләштереп кечкенәләр, уртанчылар, мәктәпкә әзерлек төркеме балаларына күрсәттеләр.