ЯҢАЛЫКЛАР


20
апрель, 2015 ел
дүшәмбе
Мөслим «Кояшкай» балалар бакчасында район балалар поликлиникасы педиатры М.М.Салимова, шәфкать туташы Г.Р. Шайхиева һәм  “Кояшкай” балалар бакчасының шәфкать туташы З.Ш.Зиннурова катнашында чираттагы балаларның сәламәтлеген тикшерүе узды.
 
Балалар бакчасында балаларны стресслардан арындыру өчен,  бакчага ияләшү, иртәнге якта  әти-әниләр белән аерылышуны җиңеләйтү өчен ялгызлык почмакларын булдыру зарур.
 
"Һәр өлкәнгә - рухи юл" акциясе кысаларында Елгабаш авылы китапханәчесе хезмәт ветераннары Мәйсәрә һәм Фәгыйль Муллашевларны Ә.Шәриповның "Утлы еллар аша" китабы белән, яңа газета-журналлар белән таныштырды.
"Һәр өлкәнгә - рухи юл" акциясе кысаларында Вәрәшбаш авылы китапханәчесе тыл ветераны Фатыйма апа Галиеваның өенә барып яңа китаплар белән таныштырды.
Кр.Шуран авылы китапханәсе 1нче сыйныф укучылары белән Мөслим мәдәни учакларына сәяхәткә барды. Алар районның балалар сәнгать мәктәбендә, туган якны өйрәнү музеенда һәм үзәк китапханәдә булдылар.


17
апрель, 2015 ел
җомга
16 апрель көнне Әлмәт Дәүләт драм театры И. Зайниевның "Балакаем һәм Х. Вахитның "Күк капусы ачылса" спектакльләрен сәхнәләштерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International