Мөслим муниципаль районы Шуганка авылының “Без!” исемле активистлар хәрәкәте егет-кызлары Бөтенрәсәй игелек акциясе язгы эстафетасын кабул итүләрен хәбәр итәләр. Алар ” Язгы игелек атнасы” кысаларында атналык план кабул иттеләр. 20 апрельдән 27 апрельгә кадәр һәр көн берәр игелек темасына багышланган. Шуганка авыл китапханәчесе инициативасы белән 20 апрель – “Мәрхәмәтле башлангычлар көне” дип игълан ителде. Оештыручылар атналык план белән таныштырдылар, флешмоб оештырдылар. Катнашучылар көн буе яхшы сүзләр генә сөйләргә, игелекле эш эшләргә бурыч алдылар.
Хезмәтне саклау, эшне оештыруның уңай үрнәкләрен пропагандалау, эшчәнлекнең культурасын күтәрү, сәламәт тормыш тәэмин итү максатыннан 22- 28 апрель көннәрендә районыбызның гомуми белем биру учреждениеләрендә Хезмәтне саклау атналыгы үткәрелә.
Үрәзмәт мәктәбеднә ремонт бара.