ЯҢАЛЫКЛАР


26
май, 2015 ел
сишәмбе
13 май көнне районыбыз язучылары һәм шагыйрьләре белән очрашу узды. Анда М.Әһмәтҗанов, Ф.Садриев, Л.Садриева, А.Әхмәтвәлиева катнаштылар.

8 Май көнне тантаналы  рәвештә якташыбыз, мәктәбебез укучысы, данлыклы сугышчы,  I, II, III дәрәҗә Дан Ордены кавалеры Сәлихов Бәдыйк истәлегенә мемориаль такта ачылды.  Тантанада Район башкарма комитеты җитәкчесе Галимов Фиргать Әскать улы, Баек җирле үзидарә башлыгы Шәйхәйдәрова Нурсинә Әнвәр кызы, Бәдыйк абыйның улы- килене, оныгы, оныкчыклары катнаштылар.

«Весенняя неделя добра»
« Жизнь без наркотиков»

Баек төп гомуми белем бирү  һәм Күбәк урта гомуми белем бирү мәктәпләре коллективлары арасында хезмәттәшлек җепләре урнаштыру максатыннан 14 май көнне мәктәпара методик берләшмә утырышының икенчесе үтте. Очрашу Күбәк урта мәктәбендә "  4 класс укучыларының урта мәктәпкә әзерлеге һәм  уңышлы адаптация  булдыру" дигән темага багышланды. Баек мәктәбенең башлангыч класслар укытучылары Баянова Ләйлә Яссир кызы, Гыйләҗетдинова Рәмзия Әбүзәр кызы чыгышлары, Дусай башлангыч мәктәбе укытучысы Набиуллина Гөлчәчәк  Нәҗип кызының "Экологик марафон" исемле мастер- классы,  укыту-тәрбия буенча директор урынбасары Мадьярова Айгөл Илгиз кызының "Үз уен" исемле викторинасы бик эшлекле итеп оештырылган иде.

«Фестиваль технического творчества».

Бүген, 26 нчы май көнне, Казан шәһәрендә республикакүләм “1 нче сыйныф укучысының культура көндәлеге” бәйгесенә йомгак ясала. “Әкият” курчак театры бинасында мәдәни яктан иң актив 1 нче сыйныф укучыларын тәбрикләү тантансы була. Тантанада район мәктәпләренең 35 беренче сыйныф укучысы катнаша.

Форпостчылар...
Җәйге вакытта....
Агачларга су сибелә...

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International