Баек төп гомуми белем бирү һәм Күбәк урта гомуми белем бирү мәктәпләре коллективлары арасында хезмәттәшлек җепләре урнаштыру максатыннан 14 май көнне мәктәпара методик берләшмә утырышының икенчесе үтте. Очрашу Күбәк урта мәктәбендә " 4 класс укучыларының урта мәктәпкә әзерлеге һәм уңышлы адаптация булдыру" дигән темага багышланды. Баек мәктәбенең башлангыч класслар укытучылары Баянова Ләйлә Яссир кызы, Гыйләҗетдинова Рәмзия Әбүзәр кызы чыгышлары, Дусай башлангыч мәктәбе укытучысы Набиуллина Гөлчәчәк Нәҗип кызының "Экологик марафон" исемле мастер- классы, укыту-тәрбия буенча директор урынбасары Мадьярова Айгөл Илгиз кызының "Үз уен" исемле викторинасы бик эшлекле итеп оештырылган иде.