22 нче июнь – Бөек Ватан сугышы башланган көн. Шуганка авылы китапханәчесе һәйкәл янына “Каенкай” балалар бакчасы нәниләрен чакырды. Бу хәвефле көннәр, яудан кайта алмаганнар, ятим үскән балалар турында әңгәмә алып барылды, венок салынды. Барлык җиһанга аяз күкләр, тыныч көннәр теләделәр.
"Һәр өлкәнгә рухи юл" акциясе кысаларында Баланлы авыл җирлеге башлыгы Сафин Ф.Н., Шуганка авылы мәдәният йорты директоры Сәетгалиева Т.Ф. һәм китапханәче Исламова И.И. Шуганка авылында яшәүче хезмәт һәм тыл ветераны Халитов Сәгыйт аганың өендә булдылар.
Эмэкэй урта мэктэбендэ ремонт эшлэре тогэллэну алдында.