Акция - "Һәр өлкәнгә рухи юл".

2015 елның 23 июне, сишәмбе
"Һәр өлкәнгә рухи юл" акциясе кысаларында Баланлы авыл җирлеге башлыгы Сафин Ф.Н., Шуганка авылы мәдәният йорты директоры Сәетгалиева Т.Ф. һәм китапханәче Исламова И.И. Шуганка авылында яшәүче хезмәт һәм тыл ветераны Халитов Сәгыйт аганың өендә булдылар. Ветеранны 85 яшьлек туган көне белән котладылар, сугыш чоры, аннан соңгы төзекләндерү эшләре, хәзерге көннәр турында әнгәмә кордылар. Якташыбыз Әхсән Шәриповның “Утлы еллар аша” китабына күзәтү ясадылар. Аксакал хәзерге буын яшьләренә “Эшләп яшәгез, шөгыле булган кеше картаймый ул!” дигән сүзләр җиткерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International