Сатирик язучы Фәнзаман Баттал (Саитбатталов Фәнзаман Саитбатталовович) ның арабыздан китүен Шуганка авыл китапханәсендә авторның китапларына күзәтү ясап искә алдык.
8 нче август көнне Яңа Усы мәдәният йортында куңел ачу кичәсе уткәрелде.
Бу көннәрдә мәктәп һәм иганәчеләр акчасы хисабына Яңа Усы төп белем бирү мәктәбенең капкасы һәм 50 метр урам коймасы ремонтлана.
Яшел субботник
Яңа Усы авылы китапханәсендә язучы Мәдинә Маликовага 80 яшь тулу уңаеннан “Һәр әсәре – тәрбия дәресе” исемле китап укучылар конференциясе үтте.
“Һәр өлкәнгә – рухи юл” акциясе рамкаларында Шуганка клубы директоры һәм Шуганка авылы китапханәчесе сугыш чоры балалары Мирзагаян һәм Фәния Сәлимгараевлар өендә булдылар. Вакытлы матбугат, якташыбыз Шәрипов Ә.Ә.ның «Утлы еллар аша» китабы белән таныштырдылар. Фәния ханым һәм Мирзагаян ага сугыш елы балалары. Алар “Мөслим” агрофирмасының бүгенге хәле өчен борчылалар , киләчәктә стабиль эшләп китәренә ышаналар.
Яңа Усы авылы китапханәсендә татар һәм башкорт әдәбиятларының классик язучысы – күренекле шагыйрь, прозаик, публицист һәм драматург М. Гафуриның туган көне уңаеннан “Мәҗит Гафури иҗаты” дигән исем астында әңгәмә үтте.