“Һәр өлкәнгә – рухи юл” акциясе рамкаларында Шуганка клубы директоры һәм Шуганка авылы китапханәчесе сугыш чоры балалары Мирзагаян һәм Фәния Сәлимгараевлар өендә булдылар. Вакытлы матбугат, якташыбыз Шәрипов Ә.Ә.ның «Утлы еллар аша» китабы белән таныштырдылар. Фәния ханым һәм Мирзагаян ага сугыш елы балалары. Алар “Мөслим” агрофирмасының бүгенге хәле өчен борчылалар , киләчәктә стабиль эшләп китәренә ышаналар.