ЯҢАЛЫКЛАР


15
август, 2015 ел
шимбә

Михайловка мәдәният йорты директоры балалар өчен авыл чишмәсендә экскурсия уткәрде.

7 август көнне Дусай мәдәният йорты каршында Октябрь,Әмәкәй,Тат.Булэр, Дусай авылы узешчәннәре белән "Яшьләр көне" уткәрелде!

  9 август көнне Тат.Бүләр мәдәният йортында Мөслим,Дусай,Әмәкәй һәм Октябрь яшьләре белән берлектә"Яшьләр тукталышы" үтте.


13
август, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Олы Чакмак авылы китапхәнәсе укучылар белән табигаткә чыгып Парк һәм Скверлар елы уңаеннан яңа утырткан агачларны чүптән арындырдылар.Табигатьне пычыратмау һәм саклау турында әңгәмә уздырылды.


12
август, 2015 ел
чәршәмбе

Шуганка авылы китапханәчесе  китапханә советы членнары белән белән язучы Мәдинә Маликовага 80 яшь тулу уңаеннан ”Халатың ак, күңелең пакъ булса” әдәби кичә үткәрде, китапларыннан күргәзмә төзелде. Авторның яңа кайткан китаплары укучыларга тәкъдим ителде.

Мәлләтамак авыл китапханәсендә "Мин китаплар яратам" исемле конкурс игълан ителде. Конкурста 6 яшьтән башлап 14 яшькә хәтле балалар катнаша ала. Нәтиҗәләре 1 сентябрьда билгеле була.

11
август, 2015 ел
сишәмбе
«Фото- видео  студия»

Мөслим гимназиясенең 7 класс укучысы Фахертдинова Айгөл республика күләмендә үткәрелүче “Биосфера” экологик профиль сменасында катнашып 21 республика күләм яшь урманчылар слетында “Җәнлекләр экологиясе” номинациясендә  1 урынга лаек булды.

9 нчы августа ...
Мөслим районында әлеге чара 11 август көнне «Мизгел» яшьләр үзәгендә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International