Сәнгать мәктәбе яңалыклары

2015 елның 11 августы, сишәмбе
Татарстан республикасында "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!" хәйрия акциясе старт алды. Бу акциянең төп максаты - авыр хәлле, күп балалы гаиләләргә, инвалид балаларга ярдәм күрсәтүгә оешма-предприятеләрнең hәм халыкның игътибарын җәлеп итү. Мөслим районында әлеге чара 11 август көнне «Мизгел» яшьләр үзәгендә узды. Хәйрия акциясендә катнашучылар 1 нче сыйныфка баручы укучыларга уку әсбаплары тутырылган сумкалар h.б. кирәк-яраклар тапшырдылар. Сәнгать мәктәбе укучыларының театральләштерелгән чыгышлары әлеге матур чарага тагы да ямь өстәде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International