9 август көнне Иске Карамалы мәдәният йортында “Елмаю көне» билгеләп үтелде. Очрашуга “Кояшкай” балалар бакчасы, Күбәк урта мәктәбе һәм авыл шифахәнәсе фельдшеры Зифа Галиева килде. Шигырьләр, җырлар белән аралашкан викторина , чәчәкләрдән яслган күргәзмә, матурлык, гүзәллек турында әңгәмә булды. Чәчәкләр арасында фотога төшү дә балаларга бик ошады. Соңыннан “Елмаюың белән бүлеш” дигән смайликлар таратылды.
8сентябрь көнне «Миләшкәй» балалар бакчасында Татарстан Республикасының Эчке эшләр министрлыгы Юл хәрәкәте иминлеге управлениясе начальнигы Рифкат Нургалиевич Миңнеханов булды. Бу көнне бакчабызда уртанчылар, мәктәпкә әзерлектөркемебалалары белән юл йөрү кагыйдәләре темасына әңгәмәләр, белем бирү эшчәнлеге узды. Рифкат Нургалиевич Миңнеханов әлеге юнәлештәге барлык материаллар, проектлар, планнар белән кызыксынды. Шушы юнәлештәге уңышларыбыз өчен рәхмәтен белдерде һәм 2016 елны узачак“Яшел очкын”(“Зеленый огонек”) бәйгесенә кабаттан катнашырга чакырды. Очрашу ахырында бүләк итеп 4 велосипед калдырды.