8сентябрь көнне «Миләшкәй» балалар бакчасында Татарстан Республикасының Эчке эшләр министрлыгы Юл хәрәкәте иминлеге управлениясе начальнигы Рифкат Нургалиевич Миңнеханов булды.

2015 елның 9 сентябре, чәршәмбе

8сентябрь көнне «Миләшкәй» балалар бакчасында Татарстан Республикасының Эчке эшләр министрлыгы Юл хәрәкәте иминлеге управлениясе начальнигы Рифкат Нургалиевич Миңнеханов булды. Бу көнне бакчабызда уртанчылар, мәктәпкә әзерлектөркемебалалары белән юл йөрү кагыйдәләре темасына әңгәмәләр, белем бирү эшчәнлеге  узды. Рифкат Нургалиевич Миңнеханов әлеге юнәлештәге барлык материаллар, проектлар, планнар белән кызыксынды. Шушы юнәлештәге уңышларыбыз  өчен рәхмәтен белдерде һәм 2016 елны узачак“Яшел очкын”(“Зеленый огонек”) бәйгесенә кабаттан катнашырга чакырды. Очрашу ахырында бүләк итеп 4 велосипед калдырды.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International