ЯҢАЛЫКЛАР


20
ноябрь, 2015 ел
җомга

20 нче ноябрь  көнне мәгариф идарәсендә  мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләр  җитәкчеләре   киңәшмәсе узды. Киңәшмәдә бакча мөдирләре  хәзерге көндә актуаль темалар  буенча   фикер алыштылар. Киңәшмәдә  мәгариф идарәсе методистлары Шәрифуллина Р.Р.,  Ибраһимов И.М. . чыгыш ясадылар. 

 

 

Мөслим үзәк китапханәсендә фронтовик-шагыйрь Вәдүт Мифтаховның тууына 100 ел тулу уңаеннан "Әйтер сүзе бар" дип исемләнгән тематик кичә үтте.

Яңа Усы авылы китапханәсендә якташыбыз, әдип һәм фольклорчы Зариф Мөэминовның “Маҗара” китабына күзәтү формасында әңгәмә үтте. Язмаларыннан күренгәнчә авторның күп илләр, җирләр гизүе, җафалар күрүе, җәберләнүе турында фикер алышынды.

Әмәкәй урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Алсу Җәлилова I урын яулады һәм диплом белән бүләкләнде. Фәнни җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнара Хәкимова.

 

"Буыннар очрашуы"

Элемтә хезмәткәрләре музейда кунакта

Музей фондының тулылануы

Яңа чигүләр экспозициясе

Спорт мәктәбе тренер - укытучысы Хафизов А.М. милли көрәш буенча ачык дәрес күрсәтте.

Иске Карамалы мәдәният йортында район социаль яклау бүлеге, пенсия фонды, хакимият, район ветераннар советы, Иҗтимагый совет,  Җирле үзидарә советы вәкилләре катнашында җирле халык белән очрашу-эшлекле сөйләшү узды. Район ветераннарының "Сүнмәс дәрт" ансамбле артистлары соклангыч матур чыгышлары белән тамашачыны ял иттерде.Аларга без чиксез рәхмәтебезне белдерәбез!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International