“Нептун” йөзү бассейнында һава чыгару вентиляциясен төзекләндерү буенча эш бара.
Атлар спорт комплексында Нептун йөзү бассейны хезмәткәрләре җәмәгать эшләрендә катнашуларын дәвам итәләр.
Эш графигы тыгыз булуга карамастан “Нептун” йөзү бассейны хезмәткәрләре оешма-предприятияләрдә үзешчән сәнгатьтә катнашучыларныңсмотр конкурсына әзерләнүләрен дәвам итәләр
Баек авыл мәдәният йорты авыл мәктәбе белән берлектә әниләр көненә багышланган "Ана бөек исем" исемле бәйрәм уздырды.
Иске Карамалы авыл мәдәният йортының "Нур" балалар театр коллективы Күбәк урта мәктәбендә ата - аналар алдында Р.Сәгъдинең "Алсу томан" әсәре белән чыгыш ясады. Әсәрдә йорт -җирсез калган урам балалары тормышындагы проблемалар тасвирланган.
27нче ноябрь көнне район мәдәният йортында оешма предприятиелэрнен узешчән сәнгатьтә катнашучылары смотр - конкурсында Мөслим гимназиясе чыгыш ясады.
Иске Карамалы мәдәният йортының "Замандаш" театр коллективы чираттагы чыгышы белән тамашачыны ял иттерде. Аманулланың "Әлепле әртистләре" комедиясе чын мәгънәсендә халык күңеленә хуш килерлек итеп башкарылды.
26 ноябрь көнне аграр көллияттә янгынга каршы эвакуация үткәрелде.
Бүген "Авиамоделирование" студиясенә яңа самолет моделләре кайтты.
Журналистика берләшмәсендә шөгыльләнүчеләр Әниләр көне белән котлаячаклар.
27 .11. 2015 көнне Тойгельде авылылының “Карлыгач” балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләре мөдирләренең киңәшмәсе узды.