Бассейн яңалыклары

2015 елның 28 ноябре, шимбә

“Нептун” йөзү бассейнында һава чыгару вентиляциясен төзекләндерү буенча эш бара. Ремонт эшләре бассейн хезмәткәрләре тарафыннан башкарыла. Эш атна дәвамында төгәлләнер дип фаразлана.

Атлар спорт комплексында Нептун йөзү бассейны хезмәткәрләре җәмәгать эшләрендә катнашуларын дәвам итәләр. Шулай итеп 26 нчы ноябрь көнне атлар утарының капка баганалары утыртылды ә кичке смена тарафыннан бетон белән баганалар төбен ныгытып чыктылар.

Эш графигы тыгыз булуга карамастан “Нептун” йөзү бассейны хезмәткәрләре оешма-предприятияләрдә үзешчән сәнгатьтә катнашучыларныңсмотр конкурсына әзерләнүләрен дәвам итәләр. Хәзерге көнне тренер тарафыннан егетләр хорына әзерлек бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International