ЯҢАЛЫКЛАР


7
декабрь, 2015 ел
дүшәмбе

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында үзәк китапханә хезмәткәрләре китапханәнең иң күп китап укучысы Наил Гыйльметдиновны котладылар.

        Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Казан федераль университеты белән берлектә укучыларны фәнни-тикшеренү эшләренә тарту, сәләтле балаларны барлау һәм милли гореф-гадәтләрне саклау уңаеннан Актаныш районының сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты базасында узган III республикакүләм

“Туган телем – шагыйрьләр теле” фәнни-тикшеренү конференциясендә “Мөхәммәт Мирза иҗатының тәрбияви әһәмияте” секциясендә Вәрәшбаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Раил Баһауов II урын, “Мөхәммәт Мирза шигырьләрендә тел һәм стиль үзенчәлекләре” секциясендә Олы Чакмак төп гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Айбулат Шәфигуллин III урын яуладылар. (укытучылары Г.Мирзаморатова, Н.Шәфигуллина). Котлыйбыз!

 

             Россиядә Әдәбият елы һәм Татарстан Язучылар берлегенең  Чаллы бүлегенә 35 ел тулу уңаеннан оештырылган яшь иҗатчыларның “Чулман йолдызы” бәйгесендә Тат.Бүләр, Тойгелде урта гомуми белем бирү мәктәпләренең  8 нче сыйныф укучылары “Шигырь” номинациясендә Илдан Хөрмәев I урын, Алия Шәйхетдинова II урын яуладылар. (укытучылары Л.Сөнгатуллина, Р.Дәүләтова). Котлыйбыз!

 

Мин математиканы яратам!

 

3 нче декабрь көнне Яр Чаллы шәһәренең 55 нче номерлы мәктәбе базасында  Яр Чаллы Социаль педагогик технологияләр һәм ресурслар институты тарафыннан оештырылган региональ “Инновацион мәйданчык” эшчәнлеге  кысаларында  “Текстны аңлау буенча укытучының эш алымнары ” темасына республикакүләм семинар үтте.

 

"IT-чемпион"-2015 конкурсының җиңүчеләре белгеле булды.

"Иң актив укучы" номинациясе буенча:
1 урын:  Мөслим гиназиясе (Метрәй авыды филиалы) укучысы Шарифуллин Р.Р. (3632 балл)
2 урын: Түбән Табын мәктәбе укучысы Динмухаметов Р.И. (2898 балл )
3 урын: Күбәк мәктәбе (Октябрь авылы филиалы) укучысы Ханнанова Р.И. (2193 балл)

"Иң актив мәктәп" номинациясе буенча:
Түбән Табын төп мәктәбе. Мәктәп плазмалы телевизор белән бүләкләнәчәк.

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында Мәлләтамак авыл китапханәчесе Насифуллин Герол Шәрхемул улын, Нуриева Сәрия Салих кызын һәм Гатина Кәдрия Харис кызын Зариф Мөэминовның "Маҗара" китабы белән таныштырды.

  Шуганка китапханәсендә Салих Сәйдәшевның 115 еллык юбилее уңаеннан "Сагына  халкым моңлы Сәйдәшен" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үтте.

Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан Баланлы авылы китапханәсе, балачактан инвалид Якупова Фәйрүзә апага ярдәм пакеты тапшырды.

Кряш Шуран авылы үзешчәннәре Данил Салиховның " Коткарыгыз,каравыл! " исемле комедиясен авыл халкына күрсәтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International