Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Казан федераль университеты белән берлектә укучыларны фәнни-тикшеренү эшләренә тарту, сәләтле балаларны барлау һәм милли гореф-гадәтләрне саклау уңаеннан Актаныш районының сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты базасында узган III республикакүләм
“Туган телем – шагыйрьләр теле” фәнни-тикшеренү конференциясендә “Мөхәммәт Мирза иҗатының тәрбияви әһәмияте” секциясендә Вәрәшбаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Раил Баһауов II урын, “Мөхәммәт Мирза шигырьләрендә тел һәм стиль үзенчәлекләре” секциясендә Олы Чакмак төп гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Айбулат Шәфигуллин III урын яуладылар. (укытучылары Г.Мирзаморатова, Н.Шәфигуллина). Котлыйбыз!