ЯҢАЛЫКЛАР


11
декабрь, 2015 ел
җомга

Асрамага бала алган әти-әниләр өчен чираттагы семинар-киңәшмә үтте...

10 нчы декабрь көнне Яңа Карамалы авыл клубының "Яшь йөрәкләр" театр коллективы Т. Миңнуллинның "Әниләр һәм бәбиләр" исемле драматик хикәясе белән Иске Карамалы мәдәният йортында чыгыш ясады.

10 нчы декабрь көнне Мөслим гимназиясендә мәгариф идарәсе  методистлары Н.Ә.Шәймәрданова, Л.Н.Арсланова   методик ярдәм күрсәтү максатыннан  татар теле, татар әдәбияты, рус  теле, тарих һәм җәмгыять белеме дәресләрен карадылар. Дәресләр ФГОС, ФКГОС таләпләренә  туры килә һәм фәнни.

 

Юбилярларга Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның котлау хаты һәм күчтәнәчләр тапшырылды

10 декабрь көнне Урәзмәт авылы узешчән театр коллективы  Ф.Яруллиның "Коерыклы сандугач".исемле комедиясен сәхнәләштерде.

Мөслим үзәкләштерелгән китапханәсе  әдәбият елы уңаеннан "Листая любимую книгу" дип исемләнгән республика конкурсында катнашкан өчен Республика яшьүсмерләр китапханәсенең рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Район үзәк китапханәсенең өч хезмәткәре ел дәвамында белемнәрен күтәрделәр. Алар Алабуга мәдәният һәм сәнгать колледжында оештырылган яңадан укыту курсларында китапханә эше буенча яңалыклар белән таныштылар, яңа технологияләр нигезендә эшләү алымнарын өйрәнделәр, һөнәри осталыкларын күтәрделәр. Һәр хезмәткәр сайлаган темасы буенча аттестация эшен уңышлы яклады.

10 декабрь көнне Сикия авылы узешчән театр коллективы  Ф.Садриевның " Оҗмах ишек тобендә”исемле комедиясен сәхнәләштерде.


Үрәзмәт авылында мәдәният өлкәсендә күп еллар хезмәт куйган әниләр катнашында оештырылган кичә авыл халкы тарафыннан җылы кабул ителде.

Мәгариф идарәсе планы нигезендә 10 декабрь көнне Мөслим лицее  базасында “Химия һәм биология дәресләрендә иҗади фикерләү сәләтен үстерү юллары” темасы астында химия һәм биология укытучыларының регионара семинары узды. Семинарга ут күршеләребез Башкортстан Республикасы Илеш районыннан кунаклар да чакырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International