Опека һәм попечительлек бүлегенең эшчәнлеге турында мәгълүмат

2015 елның 11 декабре, җомга

     10 нчы декабрь көнне опека һәм попечительлек бүлеге хезмәткәрләре асрамага бала алган әти-әниләр өчен чираттагы семинар-киңәшмә үткәрделәр.Очрашуда шулай ук социаль яклау бүлегенең матди ярдәм итү үзәге җитәкчесе Н.Г.Мингалимова, район суд приставлары бүлеге җитәкчесе И.Р.Бахтиев та  катнашты. Алар әти-әниләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр. Семинарда шулай ук балаларны торак белән тәэмин итү, отчет тапшыру тәртипләре дә аңлатылды. Соңыннан юбиляр әти-әниләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International