ЯҢАЛЫКЛАР


9
март, 2016 ел
чәршәмбе
Кр. Шуран авылы китапханәсе 8 март Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан "Әниемнең җылы куллары" дип исемләнгән  әдәби-музыкаль кичә үткәрде.


      Шуганка авыл китапханәсендә Халыкара хатын-кызлар көнен зурлап билгеләп үттек."Умырзая" һәм "Әбиләр" командалары ярышларда,уеннарда катнашып өлгер,булдыклы,зирәк икәнлекләрен күрсәттеләр.Чара җыр - бию,уен -көлке белән үрелеп барды.Соңыннан түгәрәк өстәл артында бергәләп чәй эчтек,рәхәтләнеп гапләштек.

"Һәр өлкәнгә - рухи юл" акциясе кысаларында Елгабаш авылы китапханәчесе Мәүлидә апа Кәрәмованың өенә барды. Аны яңа газета һәм журналлар белән таныштырды.
Яңа Усы авылы китапханәсендә 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан “Могҗизалар кыры” уены үткәрелде. 

Баек авыл китапханәсендә  8 март - Халыкара  хатын - кызлар көненә карата "Ягез әле Әниләр, кызлар!"  дип исемләнгән КВН  бәйгесе үтте.

 

Каенсаз авыл китапханәчесе 8 март Халыкара хатын - кызлар көненә багышланган  "Җырлыйм әнием турында" исеме астында әдәби - музыкаль кичә үткәрде. Бу кичәдә өлкән яшьтәге апаларыбыз катнашты. Аларны укучылар җырлар, шигырьләр белән тәбрикләде.  

Иске Вәрәш авыл китапханәсендә 8 март - Халыкара хатын - кызлар көненә багышланган  "Тормыш яме - әнкәйләрдә" исеме астында музыкаль кичә үткәрелде. Мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре, Иске Вәрәш мәктәбе укучылары белән берлектә узган бу бәйрәм авылдашларга, кайткан кунакларга ямь өстенә ямь өстәде. Кичә бик күңелле һәм матур узды. 


8
март, 2016 ел
сишәмбе

Тугаш авылы мәдәният йортында китапханә белән берлектә Халыкара хатын-кызлар көненә “Яшәү чыганагы, тормыш яме-әнкәй, хатын-кыз!” исемле әдәби-музыкаль кичә утте.

Баек авыл мәдәният йортында "Ягез әле, кызлар" исеме астында халыкара хатын-кызлар көненә багышланган күңелле кичә үзды.

Тойгелде авыл мәдәният йортында, 8 март-халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International