Иске Вәрәш авыл китапханәсендә 8 март - Халыкара хатын - кызлар көненә багышланган "Тормыш яме - әнкәйләрдә" исеме астында музыкаль кичә үткәрелде. Мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре, Иске Вәрәш мәктәбе укучылары белән берлектә узган бу бәйрәм авылдашларга, кайткан кунакларга ямь өстенә ямь өстәде. Кичә бик күңелле һәм матур узды.