15 нче март көнне мәгариф идарәсенең актлар залында Мәгариф һәм фән министрлыгы графигы нигезендә 2016 нчы елның I кварталында аттестация үтәргә теләк белдергән мәгариф хезмәткәрләренең һөнәри эшчәнлекләрен бәяләү эксперт комиссиясенең йомгаклау утырышы узды. Утырыш эшендә Мәгариф һәм фән министрлыгы аттестация комиссиясе әгъзасы О.В.Мартьянова катнашты.
15 марта делегация учителей английского языка Муслюмовского муниципального района в составе Харисовой В.С., Нуриевой Л.Л, (Муслюмовский лицей), Миннегалиевой Л.Р. (Муслюмовская гимназия), Сабитовой Ч.Р., Зариповой Э.М. (Муслюмовская СОШ) приняла участие на межрегиональном научно-практическом семинаре учителей английского языка.
Асрамага бала алырга теләк белдергән ике гаилә Асрамага бала бирү үзәгендә кандидат буларак теркәлде.
15 нче март көнне Мәслим лицей базасында “Иң белемле укучы” муниципаль конкурсы үтте.
О Международной акции
«Час Земли»
Михайловка авылы китапханәчесе вакытлы мәтбугатькә күзәтү ясады.
14нче март көнне Казан шәһәрендә Бөтенрәсәй күләмендә узучы “Ел укытучысы” конкурсының региональ этабының финалы башланып китте. Зона турының җиңүчеләре – Фәхертдинова Л.Ә. (Мөслим гимназиясе), Семенова В.Г. (Мөслим гимназиясе), Габдулхаков Н.Н. (Вәрәшбаш төп мәктәбе) – 15 – 18нче март көннәрендә “Ел укытучысы” һәм “Педагогик дебют” номинацияләрендә җиңү өчен көч сынашачаклар.
14 нче март көнне Әлмәт шәһәрендә Ачык акционерлык җәмгыяте “Таттелеком” филиалы Әлмәт зона электр элемтәсе узелы оештырган Габдулла Тукайның 130 еллык юбилеена багышланган “Г.Тукай - безнең күңелләрдә” исемле республика конкурсының зона туры узды. Зона турында Мөслим лицееның 7, 8 нче сыйныф укучылары Алсу Харисова, Диана Солтанова, Эльвина Нуриева (җитәкчеләре лицейның татар теле һәм әдәбияты, музыка укытучылары Ч.И.Ситдыйкова, А.Г.Латыйпова, Э.Д.Ситдыйкова, Л.Р.Заянова) уңышлы чыгыш ясап, I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар. Бүләкләрне ААҖ “Таттелеком“ җәмгыятенең генераль директор урынбасары Әлмәт зона электр элемтәсе узелы җитәкчесе Р.Р.Гарифуллин тапшырды.